Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре Халыкара гаилә көне уңаеннан “Преодоление” һәм “Радуга” клубы әгъзалары өчен чара уздырдылар. Хезмәткәрләр чараны нәсел агачын өйрәнү һәм төзүгә багышладылар. Чара барышында балалар “Үзеңнең нәселеңне беләсеңме” дигән викторинада катнаштылар, сорауларга җавап биреп, психологик күнегүләрдә катнаштылар. Гаилә фотоларын күрсәтеп, туганлык җепләтен аңлаттылар.
Чара ахырында һәр бала нәсел агачын төзеде.