ЧЫН ГЕРОЙ СИН, ӘТИЕМ!

2016 елның 20 мае, җомга

Бүген, Оборона министрлыгы сайтларында яшерен архивлар халык алдында ачылгач, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның дәүләт бүләкләре турында мәгълүматны җиңел алырга мөмкин. Әлеге рәхмәтле миссия фронт документларын бөтен халык байлыгы итә. Алар арасында әтием Садрислам Каюмовның сугышчан юлындагы командование боерыклары оригиналларын күрү мине тетрәндерде. Үзем һәм туганнарым белән аның фронт тормышының без белмәгән якларын белдек.

1941 елның май аенда Каенлык авылыннан Кызыл Армиягә, Мәскәү өлкәсенә мобилизацияләнгән әтиемнең 1944 елда фотосында күкрәген ике орден һәм ике медаль бизи. Беренче бирелгәне “Сталинград оборонасы өчен” медале. 750 мең Сталинградны саклаучы арасында әтием дә шундый бүләккә лаек булган. Ә аның Кызыл Йолдыз ордены тарихы болайрак. Баш командованиенең 870нче җиңел артиллерия резерв полкы командиры Гусев язып калдырган юлларда: “1нче батареянең элемтә бүлекчәсе командиры С. А. Каюмов немецлар белән сугышларда үзен кыю, түзем һәм югалып калмаучы Ватан сакчысы итеп күрсәтте. 1944 елның 1 февралендә Сорочино авылындагы бәрелешләрдә С. А. Каюмов элемтәне торгызганда дошман снаряды шартлавы астында контузияләнде һәм авырлык белән, шуышып барып, линиядәге өзеклекне ясады, шуннан соң гына СПга кайтты. 1944 елның 2 февралендә Х. Звезда авылы артындагы бәрелешләрдә С. А. Каюмов дошман уты астында линиядә өзеклекләрне тоташтырды, батареяда өзлексез элемтә тәэмин итте” диелгән.

Әтиемә ни өчен Дан ордены бирелү турында 2нче Украина фронтының Баш командованиесенең 7нче артиллерия Запорожье Кызыл байраклы Суворов орденлы резерв прорыва дивизиясе боерыгында: “1944 елның 21 августында дошман тылына рейд вакытында взвод разведчигы С. А. Каюмов 5нче батарея командиры капитан Юдинның тормышын саклап калды. Юдин бер төркем сугышчылар белән атыша-атыша немецларга каршы барганда дошман автоматчысы командирга төбәде. Каюмов автоматтан атып әлеге немецны юк итәргә өлгерде. Моннан тыш ул шәхси коралы белән 8 немецны һәлак итте” дип язылган.

Әтием 1944 елның 5 мартында һәм 1945 елда “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә. Җиңүгә санаулы көннәр калганда язылган командование боерыгында: “870нче артиллерия пушка полкының 2нче батарея разведчигы С. А. Каюмов Матеробург авылы янында күзәтү пунктында дошман пехотасы туплануын күреп ала һәм батареялар уты белән 50 немец солдатын юк итәләр” дип бәян ителгән.

Моннан тыш, әтием “Будапештны алган өчен”, “Праганы азат иткән өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен”, бик күп юбилей медальләре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Менә шулай, һәр бүләк артында үлем һәм яшәү арасында көрәш, яралану, югалту булган.

1973 елда әтиемне көтмәгәндә хәрби комиссариатка чакырдылар. Форсаты бар икән. Аны 31 ел “эзләгән” хөкүмәт бүләген “Сугышчан казанышлары өчен” медален тантаналы итеп тапшырдылар. Медальгә акчалата бүләкләү турында купон да ияртелгән. Аны 1942 елда түләргә тиеш булганнар. Әлеге купонны хәзер дә саклыйбыз. Әтием бүләккә сөенде дә, бик гаҗәпләнде дә. Баксаң, Таҗикстан ССРның Регарск районы хәрби комиссары подполковник Михайлов Оборона министрлыгы Үзәк архивы аша медальне эзләткән булган.  Сайтта мин Садрислам Каюмовны әлеге медаль белән бүләкләүләре турында боерыкны да таптым.

Мин Ватан сугышы елларындагы халык батырлыгы турында документлар белән тулы сайтка еш керәм. Әтием турында укырга яратам, аның белән горурланам. Ә ул миңа рәхмәт әйтә сыман. Аның батырлыклары турында һәрбер документны кадерләп саклыйбыз, балалары, оныклары Җиңүнең нинди бәя белән алынганын белсеннәр дип.

Оркыя Каюмова, Буа шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International