ИҢ КЫЙММӘТЛЕ ЭКСПОНАТ

2016 елның 20 мае, җомга

1995 елның 13 маенда Тәтеш районы белән чиктә агучы Кильна елгасы буенда экспедиция вакытында табылган түгәрәк кайрак Боерган мәктәбе музееның иң кадерле археология экспонаты санала. Аңа “Тахаръял кабиләсе” туган якны өйрәнү түгәрәгенә йөрүчеләр тап булды.

Галим-археологлар экспонатны Х гасырдагы дип даталадылар һәм Болгар мәдәнияте чорына керттеләр. Чынлап та, әлеге урыннан ерак түгел  Х-ХII гасырларда яшәгән Хулаш археология һәйкәле-шәһәрчеге бар. Күренекле археолог, профессор В. Каховский “Чуашлар” тарихи-этнографик очеркында әлеге шәһәрнең Зөя елгасының урта агымындагы кенәзлекнең үзәге булуы турында яза. Бәлки, бу Тахаръял берлеге тууның башлануы да булгандыр.

Безнең бабаларыбыз кайракны комнан ясаганнар. Аны су тулы агач тазга урнаштырып барлык металл эш коралларын, хәтта сугышчан коралларны да кайраганнар.

Әлеге экспонат безнең беренче табышыбыз буларак һәм туган якны өйрәнү буенча тикшеренүләр алып баруга этәргеч бирүче буларак кыйммәтле. Безне әлеге  түгәрәк кайрак чын-чынлап кызыксындырды, Буа районы да борынгы әйберләргә бай, тирән тарихи тамырлары бар, дигән фикер тудырды. Хәзер Боерган мәктәбе музеенда берничә мең төрдә археологик экспонат исәпләнә. Алар буенча без хәзер Болгар чорында безнең туган якның бик алга киткән, чәчәк атучы булганын тарихка таянып беләбез.

Безнең музейда кызыклы, игътибарга лаек экспонатлар тагын да бар. Райондашларны аларны тарихы белән дә таныштырырга без әзер.

Михаил Вериялов, Боерган мәктәбе укытучысы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International