Истәлеккә – миләшләр

2016 елның 20 мае, җомга

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәгән 4 сугыш ветераны, бер сугыш толы һәм тыл хезмәтчәне хөрмәтенә миләшләр һәм туялар утырттылар. Аллея “Агач утырту көне” табигатьне саклау акциясе кысаларында пәйда булды.

Агачларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары утыртты. Көрәкләр һәм чиләкләр белән “коралланган” җитәкчеләргә ярдәмгә әлеге йортның хуҗалары – әби-бабайлар һәм ветеринария техникумыннан волонтерлар да килде.

-Быел Бөек Җиңүнең 71 еллыгын билгеләп үттек. Безнең илебез тынычлыгы өчен көрәшкән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк. Бүген агачларны да алар истәлегенә утыртабыз, – диде район башлыгы. Әлеге сүзләрдән соң интернат-йортта яшәгән 4 сугыш ветеранына – Шакир Җәләловка, Александр Гусаровка, Нинель Софьинага, Геннадий Александровка һәм тыл хезмәтчәне белән сугыш толына – Сания Кадыйровага, Рәшидә Һидиятовага атап миләш куаклары  тамырлары туфракка күмелде.  Һәр миләшкә исем-фамилияләр беркетелде. Ә интернат-йортта яшәүчеләрнең миләш “хуҗалары” турындагы хатирәләре яңарды.

- Без алар белән дус яшәдек. Үпкәләп китмә-деләр. Хәзер йорт ишегалдына чыккан саен шушы миләшләргә карап аларны гел искә төшереп торырбыз, - диде Мөслимә апа Җаббарова. Бу сүзләргә Тәүфыйкъ Галиуллин һәм Зинаида Исаева да кушылды. Азат Айзетуллов әби-бабайларга тагын бер бүләк ясады – йорт ишегалдына ике якка утыртырга ике туя агачы үсентесе бүләк итте. Берничә минут эчендә аларны да бергәләп утыртып куйдылар. Әлеге яңа яшел зонага нинди исем кушу буенча да уртак фикер булды – аны “Җиңү урманы” дип атадылар. Инде агачларга су сибеп, корыган ботакларын чистартып тору эшенә дә җаваплылар табылды. Равил Вәлиуллин, Тәүфыйкъ Галиуллин, Әмин Гайнетдинов әлегә кадәр дә оста бакчачылар булганнар, миләш һәм туяларны да “шефлыкка” алабыз дип белдерделәр. Гомумән, әлеге чара бер гаилә бәйрәме кебек узды. Соңыннан барысы да бергәләп фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International