ЭЛЕМТӘЧЕЛӘР ЯЛ ИТТЕРДЕ

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

“Таттелеком” компаниясе шәһәрнең Комсомол урамындагы 32 номерлы йорты каршысында уздырган “Ишегалды” бәйрәме кечкенә генә Сабан туен хәтерләтте.

Музыка, балалар тавышы яңгыраган ишегалдына сабыйларын җитәкләгән, арба тарткан әти-әниләр, әби-бабайлар күп җыелды. Өлкәннәр дәртле көй астында тыпырдашып та алды, кечерәкләр таган, турник, карусель тирәсендә мәш килде. Бәйрәм башланганны белгертеп алып баручының тавышы яңгырады. Ул “Таттелеком” компаниясенең хезмәт күрсәтү төрләре хакында кечкенә генә сорау-җавап уенын үткәргәч, халыкны Буа ЗУЭСының баш инженеры Равил Насыйбулин, оешманың коммерция блогы начальнигы Рәмзия Сәйфетдинова сәламләде.

-Әлеге бәйрәм Буада елга 3 тапкыр уздырыла. Монысын Балаларны яклау көненә багышладык. Клиентларыбыз ишегалдына чыгып безнең белән бергә күңел ачсыннар, сабыйлар шатлансын, - диде Равил Насыйбулин.

Изге теләкләрдән соң конкурслар башланды. “Таттелеком”ның кечкенә клиентлары “Смартфончики”, “Мобильники”, “Летайки”, “Интернетики” табышмаклар чиштеләр. Өстәлдәге татлы күчтәнәчләр, сувенирлар кызыктырдымы, балалар кулларын сикерә-сикерә күтәреп дөрес җавап биреп кенә тордылар.

 Бәйгенең икенче өлешендә командаларның җитезлеге сыналды. Монда инде өлкәннәр дә түзеп тора алмады. Балаларына кушылып туп аттылар, кыршау әйләндерделәр. Ярты сәгатькә якын барган дәртле уен дуслар җиңүе белән тәмамланды. Соңыннан командаларны бүләкләделәр.

-Балаларга кечкенә Сабантуй булды әле бу. Олы кызым күптән болай күңел ачканы юк иде, рәхәтләнеп биеде, җырлады. Күчтәнәчсез дә калмадык, рәхмәт, - диеп сөенде бер баласын арбада тартып, икенчесен кулына җитәкләп бәйрәмгә килгән әни Ләйсән Хәсәнова. “Сабантуй”ның барысына да бик ошаганлыгы күренеп тора – бәйрәм тәмамлангач та күбесе өйләренә таралышырга ашыкмады, тәэсирләре белән бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International