Буада яшел уракка чыктылар

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Берьеллык үләнне урдыруга беренчеләрдән булып “Кыят” җәмгыяте, “Авангард” агрофирмасы, “Ак Барс Буа” агрофирмасының барлык филиаллары һәм “Коммуна”  кереште. Бүгенге көнгә үлән барлыгы 245 гектарда урдырылды. Аның 125 гектары – терлекләргә яшел азык, калганы печән өчен. “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалында яшь бозаулар өчен витаминлы 600 көлтә дә бәйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International