Буа Сабан туе программасы

2016 елның 31 мае, сишәмбе

4 июньдә сәгать 10да Яңа Тинчәледә Сабантуй гөрләячәк. Шул ук көнне Кайбычта халыклар хезмәте, дуслыгы һәм туганлыгына багышланган “Сабантуй-2016” бәйрәме узачак.

Кичке 19 сәгатьтә “Буа-Алан”да кичке Сабантуйга рәхим итегез! Анда татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.

Ә  5 июнь көнне район Сабан туе – “Буа-Алан”да иртәнге 7дән кичке 4 сәгатькә кадәр барачак.

7.00-16.00  Сәүдә ярминкәсе

9.30-10.00  Күпердән кунакларны тантаналы рәвештә каршы алу, аларны мәйданга кадәр озату.

10.00-10.40 Сабантуйны ачу тантанасы. “Сабантуй” театральләштерелгән тамашасы. Район авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү.

10.30-16.00 Район үзешчәннәре концерты.

10.30-16.00  Милли уеннар, аттракционнар.

10.40-16.00 Спорт ярышлары: милли көрәш, бау тарту, гиряне өскә чию, штанга күтәрү, җиңел атлетика, армспорт һәм башкалар.

11.00-12.00 Ат чабышы. Автомобильне фигуралы йөртү.

15.00  Батырны бүләкләү. Сабантуйны ябу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International