Агымдагы елда 143 бала дөньяга аваз салган, аларның 59ы – кызлар, 84е – малайлар.

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Әти-әниләре яңа туган сабыйларына күбрәк Тимур, Айнур, Кәрим, Максим, Реналь, Самир, Азалия, София, Рамина, Ясминә, Алия, Арина исемнәре биргәннәр. Сирәк очраучылары – Мирослав Һәм Марк.

“Ана капиталы”н бирү быел да дәвам итә. Ел башыннан икенче һәм аннан соңгы балаларын “алып кайтучы” 64 гаиләгә “Ана капиталы”на сертификат тапшырылган.

Районда 489 күп балалы гаилә исәпләнә, аларда 1562 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Шуларның 418е – өч (барлыгы 1254 бала), 52се – дүрт (барлыгы 208 бала), 16сы – биш (барлыгы 80 бала), 2се алты (барлыгы 12 бала) балалы гаиләләр. Иң ишле гаилә Иске Мәртледә яши. Матвеевларның 18 яше тулмаган сигез сабые бар. Ә барлыгы алар 12 бала тудырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International