Буада беренче тапкыр Халыкара күршеләр көнен билгеләп үттеләр. Мондый үзенчәлекле бәйрәмне район хакимияте, шәһәр башкарма комитеты һәм идарәче компания оештырды.
Шәһәрнең быел капиталь ремонт үткәрелгән Ефремов урамы, 152 “А” адресы буенча йорт ишегалдында озын өстәл куйдылар, анда идарәче компания хезмәткәрләре сыйлар тезделәр. Күмерле самавырны элдереп җибәрделәр, чәй кайнаган арада тантаналы өлеш булды. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никифоров, идарәче компания генераль директоры Виктор Мясников әлеге һәм шул тирәдәге йортларда яшәүче күршеләргә һәр-вакыт дус, эштә дә, ялда да бүгенгедәй күмәк булуларын теләделәр. Бирегә капиталь ремонт үткәрелгән тагын ун күпквартиралы йорт буенча өлкәннәр чакырылган иде. Аларга төзекләндерү вакытында булышлыклары өчен капиталь ремонт ясаучы төзелеш оешмалары җитәкчеләре-вәкилләре бүләкләрен тапшырдылар. Йорт буенча өлкәннәр дә, кунак ашы кара-каршы дигәндәй, рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыктылар.
Бәйрәм җыр-биюсез дә булмый. Концерт номерларын мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре әзер-ләгән иде. Саф һавада, дәртле музыка астында сыйлану һәркемнең күңеленә хуш килде.
– Беренче тапкыр шулай утырабыз. Бик ошый. Рәхмәт оештыручыларга. Ремонтыбыз да әйбәт булды, – диләр шушы йортта бер подъездда яшәүче Татьяна Емельянова һәм Сәвия Шамитова. Татьяна Михайловна берочтан йорт буенча өлкән Розалия Сайрано-ваны да мактый, бары-сын да кайгыртуын, проблемаларны хәл итүен әйтә. 92 яшьлек Мәстура әби Хәйретдинова Үзәк урамның 2 номерлы йортында яши.
– Күршеләр чакырды. Кызым алып барам ди-гәч, таякка таяндым да килдем әле менә. Монда ничек күңелле! Яшьлектә үзем җырлап-биеп йөргән чаклар искә төште,– ди ул.
Самавыр бер генә тапкыр “җырламады” ул кичтә. Өстәл яны тәмам караңгыланганчы бушамады – өлкәннәрне яшьрәкләр, аларны ишегалдын тутырып уйнап йөргән бала-чага алыштырды. Болай да дус-тату гомер ки-чергән күршеләр бар мәшәкатьләрен онытып торып, рәхәтләнеп аралаштылар, хәл-әхвәл белештеләр һәм шул рәвешле бер-берсенә тагын да якынайдылар кебек.