Балаларны яклау көне – иң популярлашкан халыкара балалар бәйрәме. Бу көнне бар җирдә балаларның йөзләрендә эчкерсез елмаю, шатлыклы тавышлары ишетелә. Бәйрәм уңаеннан Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре тарафыннан үзәктә исәптә торучы гаиләләрдәге балалар белән чара оештырылды. Оештырылган уеннарда, конкурсларда, викториналарда балалар гына түгел әниләр дә теләп катнаштылар. Бәйрәм ахырында һәр балага истәлекле бүләк тапшырылды.