Кыятта балалар мәйданчыгы һәм яңа өйләнешүчеләр аллеясы ачылды

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

1 июньде Кыят авылында ачылган әлеге объект үзара салым акчасына ясалган. 

 Кыят авыл җирлеге башлыгы Марина Храмова әйтүенчә, аны төзүгә 480 мең сум акча сарыф ителгән.

Биредә балаларга уен комплектлары –тау, карусель, беседка, таган, турник һәм башкалар бар. Ә яңа өйләнешүчеләр өчен “Мәхәббәт күпере”, беседкалар да куелган. Оныкларын мәйданчыкка уйнарга алып килүче әби-бабайларга уңайлы эскәмияләр урнаштырылган. Мәйданчыкның урыны да уңайлы – бер якта авыл мәктәбе, икенче якта мәдәният йорты.

Кыятлыларны яңа мәйданчык һәм аллея белән муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International