Буа районыннан Лира Кошелевага Тикшерү комитеты хезмәткәрләре тренажер бүләк итте

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

25 май көнне Буада Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин һәм Татарстан буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан прокуроры урынбасары Газинур Галимов гражданнарны кабул итү үткәрделәр.

Кабул итүгә кергән Тутай авылыннан күп балалы әни Лира Кошелева алардан гаиләгә кабул ителгән 6 яшьлек авыру баласына дәвалаучы тренажер  сораган иде. Республика тикшерүчеләре вәгъдә иткән бүләк озак көттермәде – 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, Лира Кошелевага Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөгыйнов, аның өлкән ярдәмчесе Рияз Камалиев тренажерны өенә барып тапшырдылар.

Әни дә, балалар да бик шатланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International