Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Буага килделәр.
Республика җитәкчелеге картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта “Безнең кадерле ветеран” проектының тормышка ашырылуы белән танышты.
Делегация составында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, “Буа якташлыгы” җәмгыяте рәисе Ирек Закиров, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе җитәкчесе урынбасары Алексей Петров та бар иде. Кунакларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сәламләде:
- Районда “Безнең кадерле ветеран” проекты тулысынча гамәлгә ашырыла. Соңгы елларны интернат-йортка сыйфатлы ремонт үткәрелде, җиһазлар яңартылды, дәвалау җиһазлары алынды. Моның өчен без республика җитәкчелегенә һәм “Буа якташлыгы” җәмгыятенә рәхмәтле, - диде ул.
Интернат-йортта алар 12 тыл хезмәтчәне һәм сугыш толы яшәгән бүлмәләргә керделәр. Аларның хәл-әхвәлләрен сорадылар. Әлеге проект кысаларында Волгоградка теплоходта сәяхәт итеп кайткан тыл хезмәтчәне Мөслимә Җаббарова кунакларга ял вакытында алган тәэсирләрен сөйләде. Николай Коробицин тылдагы авыр хезмәте хакында бәян итте. Интернаттагы бердәнбер сугыш толы Зоя Солнцева да дәһшәтле еллардагы истәлекләрен җиткерергә ашыкты. Аңа Алексей Петров микродулкынлы мич бүләк итте. Шулай ук Казаннан бирегә яшәргә килгән тыл хезмәтчәне Зоя Корсакова да аның кулыннан күчтәнәч алды.
Аннан кунаклар хезмәт терапиясе, кул эшләре күргәзмәсе, кунак, санузел бүлмәләре һәм ашханә, лифт белән таныштылар. Урамда “Уңайлы мохит” дәүләт программасы кысаларында киңәйтелгән ишекләрне, пандусларны карадылар, “Сәламәтлек сукмагы”н әйләнделәр. Буа ветеринария техникумы волонтерлары белән аралаштылар.
Визитның икенче өлеше район Советының утырышлар залында узды. Анда “Безнең кадерле ветеран” проекты кысаларында башкарылган эш нәтиҗәсе һәм киләчәккә бурычлар хакында сүз алып барылды. Чара ахырында проектны гамәлгә ашыруга һәм районның социаль өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән җитәкчеләргә Эльмира Зарипова министрлык исеменнән Мактау грамотасы, ә Азат Айзетуллов Рәхмәт хатлары тапшырды. Интернат-йортка “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе исеменнән телевизор алуга сертификат бирелде.