ОЛЫ ЧАПУРНИКИГА САБАНТУЙ “АЛЫП КИЛДЕК”

2016 елның 3 июне, җомга

Гореф-гадәтләребезне саклау, йолаларыбызны яңарту максатында быел 28 майда Буа районы Волгоград өлкәсенең Яктыяр районы Олы Чапурники авылында Сабантуй уздырды.

Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, аның социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова җитәкчелегендәге Буа драма театры артистлары, район кулланучылар җәмгыяте, ветеринария техникумы студентлары делегациясе катнашты.

Бәйрәм башланыр алдыннан кунаклар 1250 милләттәшебез яшәгән Олы Чапурники авылы мәчетендә булдылар.

-Мәчетебез Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмен тоеп яши, - диде авыл карты Зәбир Шәрипов.  Азат Айзетуллов мәчет тарихы белән танышкач, бүләкләрен тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Волгоград өлкәсендәге татар милләте оешмасы рәисе урынбасары Ринат Шәрипов сүзләренә караганда, биредә яшәүче милләттәшләребез Татарстан Республикасы, бигрәк тә Бөтендөнья татар конгрессы белән элемтәдә торалар. Сабантуй бәйрәме Олы Чапурники авылында тарихи вакыйганы чагылдырган бию белән башланып китте. Мәйданда буалылар делегациясе белән берлектә өлкәнең милли ансамбльләре урын алды. Район башлыгы Александр Чунаков Буа районыннан килгән кунакларны каршы алып, бүгенге бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрикләде.

-Сабантуй – бөтен халыкны берләштерүче бәйрәм ул. Безнең җирдә кайчандыр каты сугышлар барган. Шуңа күрә дә киләчәктә барча халык матур, дус-тату, тынычлыкта гомер кичерсәләр иде. Буа районы делегациясенә безгә матур бәйрәм оештырулары, бүләкләре өчен чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез, - диде ул һәм истәлеккә Волгоград өлкәсе энциклопедиясен бүләк итте. Шулай ук милләттәшләребезгә өлкә Дәүләт Советы депутаты Татьяна Цыбезова, авыл җирлеге башлыгы Юрий Новиков изге теләкләрен җиткерде.

Азат Айзетуллов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туенда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп язган котлавын җиткерде.

– Сезне Сабантуй белән чын күңелдән тәбрик итәм. Ул – табигать уянуы, халкыбызның хезмәт сөючәнлеге, ныклыгы һәм кунакчыллыгы символы. Буыннан буынга кадерләп тапшырган бәйрәм үзенчәлекле гореф-гадәтләребезне һәм рухи мирасыбызны гәүдәләндерә, - диде ул.

Башлык Олы Чапурники авылының туган як музеена телевизор, татар телендә басылган китаплар, дивар сәгате, башка бүләкләр тапшырды. Волгоград өлкәсе губернаторы урынбасарына түбәтәй һәм Казан Кремле төшерелгән картина, җирле үзидарәгә дивар сәгате бүләк итте.

Милләттәшләребезне Буа драма театры артистлары, ветеринария техникумы студентлары үз чыгышлары белән сокландырдылар. Сабантуйны милли көрәштән башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Яшьләр арасында беренче урынны ветеринария техникумы студенты Ранис Җаббаров алды. Сабантуйның төп бүләге тәкәгә Волгоград шәһәреннән Рамил Нәүрүзов лаек булды. Оста көрәшчегә Азат Айзетуллов телевизор бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International