Буада җирле радио сөйли башлады

2016 елның 4 июне, шимбә

Буалылар, “Күңел” радиосы каналында 102,3 ешлыгында “Буа FM” радиосы сөйли башлады.  Дүшәмбедән алып җомгага кадәр 8, 9, 10, 14, 15. 16 сәгатьләрдә татар телендә яңалыклар чыгарылышы, 18.30 сәгатьтән алып 25 минутлык “Күңелем җылысы – хатларда” исемле тапшыру эфирга чыга.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18 сәгатьтән алып 55 минутлык татар телендә музыкаль программа.

Радиоалгычларыгызны “Буа FM”га көйләгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International