Хөрмәтле буалылар!

2016 елның 4 июне, шимбә

Буа муниципаль районы Советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Милли бәйрәмебез Сабан туе белән ихлас котлыйм!

   Сабан туеның тамырлары бик борынгы чорларга барып тоташа. Ул кыр эшләретәмамлану уңаеннан уздырыла торган бәйрәмнән, милли мәдәниятебезне сугарып торучы, буыннарның рухи бәйләнешен тәэмин итүче саекмас чыганакка әверелде. Бу тантанада татар халкының иң күркәм сыйфатлары – эшчәнлеге, сабырлыгы, чаялыгы, камиллеккә омтылышы, күрше хакың хаклый белүе,кунакчыллыгы чагылыш таба.

Бүгенге матур бәйрәмдә мавыктыргыч бәйгеләрдән бетмәс-төкәнмәс уңай энергия алуыгызны, халкыбызның бай мәдәни тормышына кушылуыгызны һәм ярышлы-күңелле атмосферага чумуыгызны телим. Сабантуй бәйрәме – тынычлык, дуслык, яхшылык, халыклар бердәмлеге символы – барыгызны ды яңа игелекле эш-гамәлләргә рухландырсын. Күңел күтәренкелеге, оптимистлык сезгә яраткан районыбыз, Республикабыз, бөтен Россия  чәчәк атуы өчен яңа хезмәт биеклекләренә ирешүгә көч өстәсен. Ихлас күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.

 

 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International