Әлеге визитның максаты – Окницк район Советы һәм Буа районы җитәкчелеге арасында ике яклы килешү төзү һәм регионара мөнәсәбәтләрне көйләү. Кунаклар бездә 9 июньгә кадәр булачаклар. Килешү мәгарифне үстерүне, сәламәтлек саклауны, мәдәният, икътисад, фән өлкәсендә яңа бердәм проектлар төзүне дә күздә тота. Шулай ук шәһәрне үстерү, яшелләндерү, инфраструктураны үстерү, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсъәләләре буенча да тәҗрибә уртаклашачаклар.
Кунаклар шәһәрнең мәдәни объектларында – үзәк мәйданда, шәһәр паркында, үзәк стадионда, туган якны өйрәнү музеенда, Буа дәүләт драма театрында булдылар.