Кичә Буада Пушкин көненә багышланган флешмоб узды

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Кичә Россиядә рус теле һәм Пушкин көне билгеләп үтелде. Моңа багышланган флешмоб Буаның үзәк паркында узды.

Чарада шәһәр район мәктәбе укучылары һәм шигърият сөючеләр катнашты. Флешмобта катнашучыларны район мәгариф начальнигы урынбасары Наталья Македонская һәм мәдәният бүлегенең өлкән белгече Майя Никитина сәламләде. Ә җирле шагыйрьләр Анатолий Малышев һәм Людмила Краснова үзләренең шигырьләрен сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International