ОЧРАШТЫРДЫ, КҮРЕШТЕРДЕ БУА САБАНТУЙЛАРЫ

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Кунакчыл Буа җиренә күпләп кайткан якташ-ларыбызны, кунакларны – Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллинны, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харисны,  Казанда “Буа як-ташлыгы” җәмгыяте президенты Ирек За-кировны, Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе Шакир Яһүдинны, Татарстанның Икътисад министры урынбасары Олег Пелевинны, Молдова Республикасы делегациясен һәм башкаларны район җитәкчелеге Сабан туе капкасы янында каршы алды. Аларны милли киемле кызлар ипи-тоз, чәк-чәк белән сыйладылар. Мәй-данга бару юлында һөнәрчеләребез эшләре белән таныштылар, татар йорты, район агрофирмалары ишегалларын, Әдәби йортта Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмәне карадылар, бию, фольклор төркемнәре, балалар чыгышларын кызыксынып күзәттеләр, кушылып биеделәр. Авыл җирлекләре, мәктәпләр коллективлары аларга үз сыйларын тәкъдим иттеләр.

Кунаклар алкышлар астында үзәк мәйданга узып, трибунада урын алгач, тантаналы өлеш башланды. Мәйданны милләтара дуслыкны, халкыбызның уңган-лыгын, тырыш хезмәт иүен, кунакчыллыгын күрсәтүче җырлы биюле-тамаша “биләп алды”. Аларга Г. Тукай геройлары Шүрәле белән Батыр да кушылдылар. Аннан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сүз алды. Ул мәйданга җыелган барча халыкны халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй белән котлады, игенчеләребезнең көнне төнгә ялгап хезмәт куюларының мул уңышлы нәтиҗәсен бирүен теләде.

–  Сез хәлдән килгәннең барысын да эшләдегез, язгы кыр эшләрен тиз арада, сыйфат белән башкарып чыктыгыз һәм агымдагы ел уңышы астына ныклы нигез салдыгыз. Быел барлыгы 53 мең гектардан күбрәк мәйданда бөртекле  һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 9 мең гек-тарда шикәр чөгендере чәчелде. Технология таләпләрен төгәл үтәгәндә алардан мул уңышка өмет итә алачакбыз. Терлекчелектә дә дүрт айлык эш нәтиҗәләре әйбәт. Мөгезле эре терлекләрнең, дуңгызларның баш саны артты, җи-тештерү күрсәткечләре үсә. Промышленность, төзелеш оешмалары да алга куелганның барысын да тормышка ашыралар. Барыгызга да зур рәхмәт, – диде ул. Аннан соң Шакир Яһүдин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуйга мөрәҗәгатен ирештерде. Ирек За-киров Казанда, яр Чаллыда яшәүче барлык буалыларның сәламнәрен алып кайткан иде.

– Без районнан читтә яшәсәк тә, уңышларыгызга шат-ланабыз, яңгырлар явып, елның уңышлы булуын, туйлар гөрләвен, балалар тууын телибез, – диде. Молдова Республикасының Ок-ница районы рәисе Василий Романюк би-регә килүчеләрнең күпчелегенең хезмәт юлы авыл хуҗалыгы белән бәйле булуын, ә  мондый киң колачлы, матур бәйрәмне беренче күрүләрен, Татарстанны һәм Буаны  ошатуларын әйтте.

– Республикага без хезмәттәшлек итүгә килешү төзергә килдек. Инде бүген үк моның юкка түгеллегенә инандык. Алга таба элемтәне ныгытачакбыз, – диде ерактан килгән кунак.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүендә югары күрсәткечләре өчен “Ак Барс Буа” агрофирмасының 4 номерлы филиалы механизаторы Николай Александрович Проворов, әйдәп баручы агрономы Мостафа Касыйм улы Гыймадиев, 3 номерлы филиалының мөгезле эре терлек көтүен яңарту технологы Мәдинә Фуат кызы Мифтахова, 1 номерлы филиалы баш инженеры Юрий Семенович Гаврилов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, 4 номерлы филиалының 2 номерлы товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Фәрит Җәмил улы Хәбибуллин, “Кыят” ачык акционерлык җәмгыяте механизаторы Николай Евгеньевич Борисов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Терлекчелек тармагында югары нәтиҗәләргә ирешүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы филиалы сыер савучысы Маргарита Юрьевна Еруслановага “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелде.

Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы филиалы механизаторы Владимир Владимирович Алексеевка, 2 номерлы филиалы механизаторы Анатолий Викторович Кондратьевка “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.

Җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте өчен Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Айгөл Фәрит кызы Хөсниева Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатына лаек булды.

Намуслы хезмәте өчен район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру һәм мәгълүматны саклау буенча бүлек начальнигы Азат Мирсәет улы Алимов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Сабан  туе  хезмәт алдынгыларын бүләкләү бәйрәме ул. Бүген дә авыл уңганнары, югары игенчелек мәдәниятенә ия хуҗалыклар җитәкчеләре, баш белгечләре алкышлар астында мәйдан әйләнделәр, пьедесталга күтәрелеп, бүләкләр алдылар. Мәйдан түренә төрле дәүләт бүләкләре  алучылар, спортта зур уңышларга ирешкән балалар, аларның тренерлары, мәдәният уңганнары да чыкты. Шунда ук “Сәламәтлек” спартакиадасында җиңүчеләргә  спорт инвентарьләре алуга сертификатлар да тапшырылды. Аларга быел шәһәр оешма-предприятиеләре арасында беренче булган Буа электр челтәрләре, икенче-өченче урын алган шикәр заводы һәм ЗУЭС командалары, авыллардан Татар Буасы, Ырыңгы һәм Адав-Толымбай авыл җирлекләре лаек булдылар.

Җитдирәк спорт төре – милли көрәш  белән шөгыльләнүчеләр дә аз түгел. Аны иң кечкенәләр – әле 8 яше тулмаганнар башлады. Буадан Инсаф Ногманов киләчәктә оста көрәшче булырга охшап тора. Мәлен белеп көрәшә. Ул беренче урын алды. Икенчедә Иске Суыксудан Арыслан Җәләлов, өченчедә – Буадан Тимур Гусев. Аларның өчесе дә әтәч белән бүләкләнделәр. Аннан көрәш өлкәнрәкләр арасында дәвам итте. Алар бил алышкан арада башка спорт төрләрендә  җиңүчеләр ачыкланырга өлгерде. Армрестлингта 81 килограммга кадәр һәм аннан югарырак үлчәүдә Сергей Майоров һәм Илгиз Ситдыйков, хатын-кызлардан 70 килога чаклы һәм аннан югарырак үлчәү категориясендә Алсу Мингалиева һәм Флера Хәлимова җиңделәр. Гер күтәрүдә яшьләр арасында Юрий Васильевка, өлкәннәрдән Алексей Михайловка, штанга күтәрүдә Линур Сабирҗановка тиңнәр булмады. Аркан тартуда Иске Суыксуның Марат Дәүләтшиннан, Сирин Җәләловтан, Илсур Хөсәеновтан торган командасы беренче урын алды. Икенчедә шулай искесуыксулылар, өченчедә – Татар Буасы командасы. Ә көрәштә яшьләр арасында төрле үлчәү категорияләрендә Вюсал Кулиев, Инсаф Хәкимов, Илназ Юнысов, Фаил Бәхтиев һәм  Чуашстан Республикасыннан килгән Наил Хәсәнов, өлкәннәрдән Илназ Юнысов, Рафаэль Хәсәнов, Руслан Зыятдинов, Марат Миначев, Кама Тамагыннан Лениз Абдуллин җиңделәр. Яшьләр арасында баш батыр өчен көрәш КСЮИ студенты Фаил Бәхтиев һәм 70 килограммнан югарырак үлчәү категориясендә икенче булган Раил Җамалетдинов арасында булды. Фаил җиңде. Ә өлкәннәр арасында баш батырга ачык бәйге булды – читтән килүчеләрне дә керттеләр. Батыр булып дөнья чемпионы  Лениз калды. Ике батырга да тәкә һәм якташларыбыз Зыятдиновлар һәм Фәттаховлар гаиләләре әзерләгән төсле телевизорлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International