МОЛДАВИЯ БЕЛӘН БУА АРАСЫНДА КИЛЕШҮ ТӨЗЕЛДЕ

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Районда эшлекле визит белән Молдавиянең Окница районының район рәисе, Молдова Республикасының социалистлар партиясе рәисе Василий Романюк    җитәкчелегендәге делегациясе булып китте. Килүләренең максаты Буа муниципаль районы һәм Окница районы арасында дустанә элемтәләр булдыру турында ике яклы Килешү төзүдән гыйбарәт иде.

Ике район җитәкчесе имзалаган Килешү үзара аңлашучанлык булдыруга, файдалы элемтәгә нигез салуга, тәҗрибә уртаклашуга, социаль, икътисади һәм экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлтелә. Бу максатта  үзара кызыксыну тудыручы  сәүдә, икътисад, фән, мәдәният, телекоммуникация һәм техника, мәгариф, сәламәтлек саклау, промышленность төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә уртак проектлар эшләү, хезмәттәшлек итү күздә тотыла. Моның өстенә ике як та шәһәр үсешенә һәм планлаштыруга, инфраструктура һәм шәһәр транспорты үсешенә, яшел утыртмаларны саклауга, территорияне төзекләндерүгә, төзелешкә, пассажирлар, йөк ташуга, мохитне саклауга, гадәттән тыш хәлләр вакытында саклауга кагылышлы сораулар буенча мәгълүмат алмашырга планлаштыралар.

Молдавия кунаклары визитлары барышында  районның бүгенге тормышы, икътисади хәле белән танышырга өлгерделәр.  Мәгариф учреждениеләрендә, мәдәни объектларда, оешма-предприятиеләрдә булдылар. Аларда бигрәк тә фермерларга булган мөнәсәбәт, уңайлы шартлар булдыру – түбән ставкалы кредитлар бирү, төрле программалар, грантлар эшләү зур кызыксыну уятты. Гомумән, Буадан молдавиялеләр зур тәэсирләр белән китүләрен, киләчәктә мондый очрашуны үзләрендә оештырырга теләүләрен әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International