Буаның яшь инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өйрәтте

2016 елның 10 июне, җомга

Шәһәрнең 5 номерлы мәктәбенең ЮиДчылары бәйрәм оештырды. Алар үзләренең отряды турында сөйләделәр, яшьтәшләрен юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндәделәр. 

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов, район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Гомәр Әхмәтҗанов, “ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе” дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева катнаштылар. Барчасына “Як-ягыңа кара” исемле видеролик күрсәтелде.

Ахырдан төрле республика, район конкурсларында катнашып, зур күрсәткечләргә ия булган яшь инспекторларны бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International