“Ә КҮҢЕЛ УНҖИДЕДӘ”

2016 елның 10 июне, җомга

Оныклары белән дүртьюллыклар белән сөйләшә торган Дәү әни кемдә бар тагын? Дениста, Арсенийда, Данилада. Ә әбиләренә каршы шигырьләп сөйләшүче оныклар? Лидия Алексеевна Красновада!

12 яшьтән каләм кыштырдата башлаган һәвәскәр шагыйрә гаиләсендә “шигырь чире” барысына да йоккан. Лидия Алексеевна беренче шигырьләре нәрсә турында икәнен хәзер хәтерләми дә. Мөгаен, пионерлар, Ленин бабай турында булгандыр, дип елмая. Сыйныф җитәкчесе Римма Николаевна Корнеева шундый мавыктыргыч әдәби кичәләр оештыра иде. Лидия өчен аларда катнашу бәйрәм булды. Кыз сыйныфның дивар газетасына да вакыйгаларны шигырьләр белән яза иде.

Үсә төшкәч шигырь темалары үзгәрде – алар мәхәббәт, дуслык, табигать турында. Геройлары да – бөтен сере сыйган дус кызы, әти-әнисе, беренче мәхәббәте.

-Мин шигырьләремдә ниндидер акылсызлык турында язам кебек тоела иде. Ә алар газетада басылгач шундый мәртәбәле кешеләр яныма киләләр дә, шигырьләрегез йөрәккә ята, мин аларны берәмтекләп җыеп барам диләр, - ди Лидия Краснова, аннары үз-үзен аклагандай җөпләп тә куя, - Мин аларны йөрәк аша чыгарам шул.

Буада туып-үскән кыз  азык-төлек промышленносте технологы булырга укыган иде, аннары фотографиядә, озак еллар җиләк-җимеш питомнигында эшләде. Ә анда табигать. Әнә, багана утыннан төшкән сүрән яктылыкта яфракларда яңгыр тамчылары ничек җемелдешә. Ә май карлыганнары нинди матур. Печән исе нинди баш әйләндергеч! Моны башкалар күрмәскә дә, тоймаска да мөмкин, ә Лидиядә алар тыелгысыз иҗат итү теләге кабызалар. Әнә карлыган яфракларын өзеп тоткан иде, күңеле “язып” китте:

Сорвала я листик смородины,

И, понюхав, им чай заварю.

Это запах моей маленькой Родины,

Ту, которую очень люблю.

Ә кече Ватаны дигәндә Лидия әнисе үскән Чуаш Чүпрәлесе авылын да үзенең туган ягы саный. Андагы салам түбәләр, читәннәр аңа ничек ошый иде. Мәрхүмә әнисе белән әтисе дә искиткеч кешеләр иде. Тукта, әнисе дә һаман шигырьләп сөйләшә иде бит аның, оныклары белән дә шулай аралашты. Бигрәк җор телле иде. Иртә мәрхүм булган энесе Валерий Маханов та шигырьләр яза иде.

-Алар минекеннән дә тирәнрәк иде. Энем шулай ук шигырьләр язучы Людмила Симоновага күпме шигырен багышлады, - дип искә ала Лидия Алексеевна.

-Лидия Алексеевна, ә менә үз тормышыгыз турында шигырь язсагыз, ул нинди булыр? - дим. Зерәгә әйтмим, шушы көннәрдә героема 65 яшь тула.

-Мин кешеләрне рәнҗетмәскә, гел яхшылык эшләргә тырыштым. Табигатьне яратам, оныкларым белән көнем тула, әти-әниемне сагынып искә алам, тагын бер нәрсә, елларым чапса да, күңелем яшь калды.  Менә шулар турында язган булыр идем,- ди ул.

Матур шигырь булыр иде, аның азагы да бәхетле, озын гомерле булсын иде...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International