Иске Суыксу авылында 12 июньде, республика программасы нигезендә, төзелгән баскетбол-волейбол мәйданчыгы ачылды. Тантанага махсус килгән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов әйтүенчә, соңгы вакытта суыксулылар белән күңелле вакыйгалар уңаеннан очрашалар: авылда әле полициянең участок вәкиле өчен йорт, аннары яңа ФАП ачылды, “Чиста су” программасы буенча су кертелде, бүген, әнә, тагын бер матур форсат булды. “Ак Барс Буа” агрофирмасы генераль директоры Марат Гайнетдинов авылга көчле, спортта чыныккан яшьләр бик кирәк булуга ишарәләп, үзе беренче үрнәкне дә күрсәтте – мәктәпкә бүләк тупларның берсен баскетбол алкасына оста итеп салды.
Тантана тәмамлануга спорт мәйданчыгында беренче уеннар башланып китте. Ә янәшәдәге тренажерларга, турникларга балалар гына түгел, олылар да сарылды. Көчне барладылар. Ныгытырга да киләбез, диделәр.