Килдураз урта мәктәбенә юбилее уңаеннан йөзләгән кичәге укучылары җыелды.
Халык иртәдән үк мәктәпкә агылды. Анда күптән инде аяк басмаганнар да, уку йорты белән әле шушы елларда гына хушлашканнар да, еракта яшәүчеләр дә, авылда гомер итүчеләр дә килде. Узган ел капиталь төзекләндерелгән мәктәпнең һәр почмагын күздән кичерделәр, сокландылар, үткәнне искә төшерделәр, укыту-чылары, сыйныфташлары белән күрештеләр. Аннан барысы бергә җыелып авыл мәдәният йортына күчтеләр. Залга кергәнче фойе диварларына элен-гән стендлар янында тук-талдылар әле. Ничек инде уку елларында төшкән фотоларны карамыйча китәсең?! Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр күзен ала алмады аннан. Әнә, бер стендта 1956-66 елларда төшерелгән фотосурәтләр урын алган.
– Бу фотоларның бер-ничәсен стендка куярга мин бирдем. Аларда үзем дә бар. Танырсызмы? – ди Суфия апа Әхмәтова шуларның берсендә алгы рәттә уртада утырган япь-яшь кызга төртеп. – Бик еракта калды шул ул еллар. Мәктәпне дә 1959 елда тәмамладым бит инде. Галихан абый Миңнуллин Килдуразга Апас районы-ның Коштаулы авылыннан килеп укыган. Алар урта мәктәпне бетергәнгә быел 50 ел.
– Сыйныфташларымның күбесе якты дөньяда юк инде. Исәннәрнең дә бөтенесе килә алмаган. Берничәбез генә күрешсәк тә, шатландыра, – ди ул. Иң зур составта, мөгаен, 1981 елгы чыгарылышлар килгәндер.
– Без ике сыйныф укы-дык, дус, тату идек. Таралышкач та шундый булып калдык – һәр биш ел саен очрашып то-рабыз. Мәктәпнең га-сырлык юбилее безнең аны бетерүебезнең 35 еллыгына туры килде, – диләр элекеге сый-ныфташлар. Ә икенче бер стендта Килдураз мәктәбен тәмамлаган олы шәхесләрнең фотолары, кыскача биографияләре бирелгән. Кемнәр генә белем алмаган биредә. Шулай булмый ни, за-манында 14 авыл балаларын сыйдырган, 100 елда якынча 4 меңнән күбрәк, ә 1956 елдан алып 2448 укучыны олы тормыш юлына чыгарган мәктәп бит ул. Вахит Хаков, Шәриф Хөсәенов, Рәүф Әһлиуллин, Ша-мил Нигъмәт, Тамара Скиргайло, Газимҗан Шәрәфетдинов, Илдус Гомәров – ул шәхесләрнең кайберләре генә. Танта-наны алып баручы мәктәп директоры Әлфия Ибләминова һәм укытучы Гөлия Сафина сәхнәдән аларның да, мәктәп директорларының да, укытучыларның да исемнәрен яңгыраттылар, якты дөньядан киткән-нәрне искә алдылар. Исәннәренең күбесе исә сүз алып, хатирәләре белән уртаклаштылар, кызыклы хәлләрне искә алдылар. Бүгенге тан-тананың иганәчеләренең берсе Рәшит Фәсхетдинов сәхнәгә Равил Кәримов белән бергә күтәрелде.
– Без икебез дә Килду-раздан, беренче сый-ныфка бергә кердек. Мәктәпне бергә тәмам-ладык. Быел моңа 50 ел. Очрашканда беренче укытучыбыз Закирә апа Әхмәтованы искә алмый калмыйбыз, кайткан саен каберенә барабыз, – диләр алар. Мәктәп китапханәсенә кыйммәтле китаплар бү-ләк иттеләр. Сүз уңаеннан, иганәчеләр тагын да бар. алар - Кабаланнан Хәмит Җамалетдинов, Өчмун-чадан Фәез Сафин, Раил Әхмәтшин, Килдураздан Галиевләр гаиләсе. Техник фәннәр кандидаты Ренат абый Әюпов беренче сыйныфка Бөек Ватан сугышы барган 1944 елда кергән.
– Шулкадәр матур агач мәктәп иде ул. Җиләк бакчасы, яшелчә түтәлләре бар иде. Балалар күп булгач, ике смена укыдык. Спорт залын да, клубны да шул мәктәп үтәде. Әти директор иде. Минем 1941-53 елларда шушы вазифада булган әтиебез Шәйхи Йосыф улы укучысы буларак та искә аласым килә, – диде ул. Зал алкышлап кушылды. Район мәгариф идарәсе начальнигы Ил-гиз Ханбиков бүгенге мәктәп коллективының бик көчле, укучыларының белемле булуын ассызыклады. Тик аларның саны елдан-ел азая. Быел нибары 59 бала белем алган. Мәктәпкә һәрвакыт булышып торучы “Коммуна” җәмгыяте директоры Җәүдәт Хөсәенов та моңа борчылуын белдерде.
– Мин бирегә эшкә килгән 1979 елда 320 укучы иде бит мәктәптә. Ничек кенә булмасын, мәктәбебез яшәргә тиеш. Аңа хәлдән килгәнчә барыгыз да ярдәм итсәгез иде, – диде ул. Моны ишетми калмаганнардыр. Ә бу көнне тәбрикләүләр дә, бүләкләр дә шактый булды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова котлап, район җитәкчелеге исеменнән төсле телевизор тапшырды. Теләкләрен район мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге комитеты рәисе Рәшит Сираҗиев та җиткерде. Чара барышында муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов килде, барысын да бәйрәм белән котлады. Район үзешчәннәре, мәктәп укучылары, кичәге чыгарылышлар чыгышлары залда утырган һәркемгә бүләк булды.