“ТРАКТОР-ТАГЫЛМА” ОПЕРАЦИЯСЕ БАРА

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Районда 30 июньгә кадәр үзйөрешле машиналарны, башка төр техниканы куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итүгә, хилафлыкларны ачыклауга багышланган “Трактор-Тагылма” профилактик операциясе бара.

Буа районы һәм шәһәре буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге начальнигы Евгений Разбитнов әйтүенчә, аның кысаларында район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән бер-лектә  рейдлар, күрше районнар дәүләт техника күзәтчелеге бүлекләре, Татарстанның дәүләт техника күзәтчелеге Идарәсе аппараты инспекторы катнашында урынга чыгып тикше-рүләр үткәреләчәк. Эксплуатацияләү кагый-дәләре бозылганда адми-нистратив җаваплылыкка тарту каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International