Буадан СССРның һәм Россиянең Мактаулы доноры Гөлүсә Кәримова 83 кешенең гомерен саклап кала

2016 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Донор көне узды.

Иске Суыксу авылында Гөлүсә Кәримова беренче тапкыр 1966 елны кан биргән. Ул аны авариягә очраган хезмәттәшенең 9 яшьлек малае өчен бүлешә. 2000 елга кадәр 83 кешегә кан биреп, гомерләрне саклап калган дәвердә Гөлүсә Кәримовага хәтта операция өстәленә ятып та ашыгыч рәвештә каны белән бүлешергә туры килә. Шул рәвешле ул ашказанына операция ясатучы 19 яшьлек егетнең гомерен коткара. Бала тудыру йортына кан бирүчеләр арасында ул төп резерв булып тора. СССРның һәм Россиянең Мактаулы доноры Гөлүсә Кәримова кешеләрне исән, сау-сәламәт килеш күрүдән тәм алып яшим, ди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International