Кайбыч авылыннан Дания Ваһапова “Ак чәчәкләр” конкурсыннан яңа автомобильгә утырып кайтты

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелүче шул исемдәге традицион республика конкурсы җиңүчеләренең берсенә бирелүче мондый кыйммәтле бүләк – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус призы. Райондашыбызга автомобиль ачкычын Казанда “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узган тантанада Татарстан Премьер-минстры Илдар Халиков тапшырды. Исегезгә төшерәбез: Кайбыч фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Дания Ваһапова әлеге конкурсның “Ел медицина хезмәткәре” номинациясендә катнашкан иде. Котлыйбыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International