ҖИР УҢГАННАРНЫ ЯРАТА

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов  җитәкчелегендәге комиссия берничә көн дәвамында районның фермер хуҗалыкларында эш барышы белән танышты.

Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе начальнигы Радик Даутов  җитәкчелегендәге комиссия берничә көн дәвамында районның фермер хуҗалыкларында эш барышы белән танышты.

Төп максат язгы кыр эшләре вакытында технологик таләпләрнең үтәлешен, минераль ашламалар кулланукулланмауны, үсентеләрнең тишелешен тикшерүдән гыйбарәт иде. Шул ук вакытта чүп үләннәренә, авыруларга, корткычларга каршы химик препаратлар белән эшкәртүнең торышы да күз уңында булды. Ә иң мөһиме – барлык сөрү җирләре дә чәчү әйләнеше булып максатчан файдаланыламы? Бу сорауларга җавап эзләүдә беренче тукталыш “Кадыйров” фермер хуҗалыгында ясалды. Фермерның Түбән Наратбаштагы берничә гектар чәчү җире баткаграк урында урнашкан булса да, агротехник таләпләр төгәл үтәлеп, механизаторлар чәчүне сыйфат белән башкарган. Җитәкче тарафыннан басуларның уңдырышлылыгын арттыруга, технологик таләпләрне төгәл үтәүгә игътибар бирелә. Соңгы елларда структурада зур табыш китерә торган культуралар игүгә өстенлек бирелүен ассызыклады комиссия әгъзалары. Авыл башындагы берничә гектар мәйдан биләгән баткак урыннарны киптереп, күпьеллык үлән чәчкәннәр. “Гаязов” фермер хуҗалыгы биләмәләренә дә тукталдык.  Кайбер хуҗалыкларда күпьеллык үләннең икенче кат уңышы өлгереп килә, биредә аның беренчесе дә урдырылмаган. Янәшәдәге бодай кырындагы багана тирәләре чәчелмәгән, чүп үләне баскан. Минераль ашламаларның аз күләмдә, кайбер участокларда бер дә кертелмәве күренеп тора.

Аксуда “Шакирова” хуҗалыгындагы шикәр чөгендере басуы уңай яктан бәяләп үтелсә, БикҮтидә “Җәләлов” фермер хуҗалыгы арпаны соңга калып чәчкән, үсемлекләр авыр тишелгән. Шулай ук Аксудан “Салаватуллин” һәм “Йосыпов” хуҗалыклары яшелчәчелек белән дә шөгыльләнә. Алар республикада уңышлы эшләп килүче дәүләт программаларыннан да нәтиҗәле файдаланалар. Фирдүс Салаватуллин 4 гектар мәйданда кәбестә, кишер үстерү өчен 650 мең сумлык капилляр су сибү җайланмасы откан. Уңган хуҗа кәбестә үсентеләренең төрле сортларын теплицада үстергән. Аның хезмәттәше Илсур Йосыпов 35 гектарда бәрәңгенең берничә сортын чәчкән. Рәт аралары эшкәртелгән. Чүп үләннәренә, корткычларга каршы химик препаратлар белән эшкәрткәннәр. Урыныурыны белән кишер начар тишелгән.

“Гыйләҗев” хуҗалыгы карамагында 208 гектар чәчүлек җир бар.

– Чәчүне иртә срокта үткәрдек. Минераль ашламаларны җитәрлек күләмдә кертеп булмады. Әмма чүп үләннәренә каршы гербицидны кулландык, – ди хуҗа. “Дәүләтшин” хуҗалыгында шикәр чөгендере яхшы тишелгән. Әмма кайбер урыннарда чүп үләннәренә каршы начар эшкәрткәннәр. Белгечләр рәт араларын эшкәртергә кирәк дигән фикергә килделәр.

Әлки авылында “Фәхретдинов” хуҗалыгы 85 гектарда сидерат өчен горчица чәчкән. Әлеге мәйданга көзге бодай чәчәргә планлаштыралар. Исәктән “Кыямов” һәм “Гафиятов” фермер хуҗалыклары җитәкчеләре бу өлкәдә озак еллар эшләп зур тәҗрибә туплаганнар. Басулары чиста, агрочаралар үз вакытында башкарыла.

Яңа Чәчкаптан “Шәрәфетдинов” хуҗалыгында барлыгы 625 гектар җир бар. Шикәр чөгендереннән соң “Экада70” сортлы бодай чәчелгән. Үсемлекләргә яхшы үсеп китү өчен  азот җитеп бетми. 150 гектарда чәчелгән шикәр чөгендеренең рәт аралары эшкәртелгән, 15 гектардагы аш чөгендеренең кайбер урыннары чүплерәк иде.

– Әлеге мәйданда химик препаратлар кулландык, уңай нәтиҗәсе булачак, – дип ышандырды хуҗа. Яшевка авыл җирлеге карамагына кергән фермер хуҗалыкларының да җиргә карашы үзгәргән. Рейд барышында үз карамакларындагы чәчү мәйданнарына игътибар бирмәүчеләр дә очрады. Андый хуҗага Иске Тинчәле авыл җирлеге территориясендә тап булдык. Бодай басуын чүп баскан. Хуҗасы Әкъмалетдинов икән. Үзен дә күрә алмадык.  Нигә җиргә сакчыл карамаска. Билчән үстерүдән кемгә файда? Хәлеңнән килмәсә, көчлерәк, хәллерәк хуҗаларга арендага бирергә була бит. Кырык Садактан “Әлләмов” фермер хуҗалыгы карамагында 710 гектар җир бар. Мул уңыш өлгереп килә.

Берничә көн дәвамында районның барлык фермер хуҗалыгында эшнең барышы белән танышып чыктык һәм агрочараларның төрлечә оештырылуын күрдек. Күпчелеге алдагы еллардагы хаталарны кабатламыйча, чәчүне иртә срокта сыйфат белән башкарган. Шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән фермер хуҗалыклары да бар – кайберләренең кырчылык тармагындагы белемнәре бик сай. Гади генә сорауларга да төгәл җавап бирә алмадылар. Техник базалары да начар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International