Буаның үзәк мәйданында Хәтер көне узды

2016 елның 22 июне, чәршәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышы башланган көн. Әлеге “кара” дата уңаеннан Үзәк мәйданда хәтер һәм матәм митингы узды. Анда катнашкан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов:
- 75 ел узса да, бу дәһшәтле көн беркайчан да хәтердән китмәс. Әби-бабайларның батырлыгын онытырга да тиеш түгелбез. Гомерләре, сәламәтлекләре барәбәренә яулап алган Җиңү өчен рәхмәтле без аларга. Тыныч күк йөзе, исәнлек сезгә! – диде. Аннан, сугыш кырында ятып калучыларны 1 минут тынлык белән искә алгач, Азат Айзетуллов сүзләренә район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхфәтуллин кушылдылар. Соңыннан митингта катнашучылар мемориал комплекска чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International