“Бердәм Россия”нең Татарстан региональ бүлекчәсе 30дан күбрәк партия проектын гамәлгә ашыра. Татарстан – Россиядә барлык 23 федераль һәм өстәмә 9 региональ проект эшләүче бердәнбер территория.
“Бердәм Россия”нең Татарстан бүлекчәсенең партия проектлары Миңнеханов Стратегиясе куйган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Алар халыкны социаль яклаудан, сәламәтлек саклауны, мәгарифне, җәмәгать институтларын үстерүдән, татарстанлыларның яшәү шартлары сыйфатын яхшыртудан гыйбарәт. Аерым игътибар социаль яклауга бирелә. Партия бу юнәлешне җаваплылыгының турыдантуры зонасы итеп саный һәм федераль партия проектларын региональләре белән ныгыта. “Тормыш сыйфаты – сәламәтлек” федераль проекты, мәсәлән, шундыйлардан. “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе инициативасы буенча әлеге программаны гамәлгә ашыруның аерым юнәлеше булып фельдшерлыкакушерлык пунктларын төзү тора. Шунысы да мөһим – барлык ФАПлар бердәм модульле проект буенча төзеләләр һәм ачкычка тапшырылалар. Бу сыйфат тәэмин итәргә һәм бәяне төшерергә мөмкинлек бирә. Республикада 20122015 елларда 409 шундый пункт төзелгән, 1332 объект капиталь төзекләндерелгән. Үзәк дәваханәнең баш табибы Рөстәм Сәмәрханов әйтүенчә, районда бу вакыт эчендә 12 ФАП сафка бастырылган, 42се ремонтланган. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов әйтүенчә, районда шулай ук “Безнең кадерле ветеран”, “Мәктәпкә җыенырга булыш” региональ проектлары, “Авылны үстерү”, “Авыл клубы”, “Чиста су”, “Бюджет учреждениеләренең пар казаннарын алыштыру” республика программалары, “Балалар спорты” (“Ишегалды тренеры”), “Балалар бакчалары – балаларга” федераль проектлары һәм башкалар – ике дистәдән күбрәк программа актив гамәлгә ашырыла. “Күпквартиралы йортларны капиталь төзекләндерү” республика программасы буенча быел 11 йорт ремонтланды. Моның өчен 20,7 миллион сум акча тотылды. Төзүчеләр бу эшне вакытыннан алда төгәлләделәр. “Балалар спорты” буенча 20132015 елларда шәһәрдә 12 спорт мәйданчыгы урнаштырылды. Агымдагы елда алар Ырыңгы һәм Иске Суыксу авылларында да сафка бастырылды. “Батыр” спорт мәктәбе ишегалдындагы минифутбол мәйданчыгы бер минут та буш тормый дисәң дә ялгыш булмас. Тренерлар әтилеуллы Ренат һәм Радик Садыйковлар кул астында футбол уйнаучы балалар күп.
– Минифутбол кыры ачылу безнең мөмкинлекләребезне, шуның белән җиңүләребезне ишәйтте, – ди Ренат Садыйков.
Ә балалар бакчалары төзү анда булган чиратларны киметүнең иң ышанычлы чарасы. Шәһәрдә ике ел рәттән яңа бакчалар ачыла. Былтыр Көнбатыш бистәдә 140 урынга исәпләнгән “Светофорик” мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе балаларны кабул иткән иде. Эшли башлавына бер ел гына булса да, анда йөрүче сабыйлар үзләрен төрле яктан күрсәтергә өлгерделәр инде.
– Без бирегә “Алтынчәч” балалар бакчасыннан күчтек. 6 яшьлек кызым Полинага биредә бик ошый. Хезмәткәрләр барысы да бик әйбәтләр, ягымлылар. Бина матур, якты, иркен, яңа җиһазлар, уенчыклар – барысы да җәлеп итеп тора. Кызымның хәтта шимбә көнне дә бакчага барасы килә. Балаларны төрле яклап үстерергә дә барлык мөмкинлекләр бар биредә. Мәктәпкә дә әзерләнәләр, шашка да уйныйлар, юл йөрү кагыйдәләрен дә өйрәнәләр. Җырбию белән хәтта Россия күләмендә җиңүләр яуладылар. Шундый балалар бакчалары күбрәк булсын иде, – ди Марина Ларионова. Игезәк уллары Артур белән Тимурны бирегә йөртүче Наталья Зәйнуллина да сабыйларының барлык шартлар тудырылган балалар бакчасында тәрбияләнүенә бик шат. Тиздән икенче заманча балалар бакчасы ишекләрен ачачак. Ул Бикмураз авылының ТөньякКөнчыгыш бистәсендә төзелде һәм 80 урынга исәпләнгән.
– “Миләшкәй” 37 яшьтәгеләр өчен чиратлар проблемасын тулысынча диярлек хәл итәчәк. Анда хәтта ясле төркеме ачу мөмкинлеге дә булачак, – ди район мәгариф идарәсе методисты Рәзинә Хисаметдинова. Яңаларын төзү белән беррәттән бакчалар республика программасы буенча капиталь төзекләндерелә дә. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 30 миллион сум акчага быел “Теремок”, “Аленушка”, “Әкият” бакчалары ремонтланды.