ЯЛГАН ЭЧЕМЛЕК “КАНАЛЫН” ЯБАРГА БУЛЫШЫГЫЗ

2016 елның 24 июне, җомга

Ялган, сыйфатсыз алкоголь продукциясе җитештерү һәм сату турында мәгълүмат җиткерүче гражданнарны стимуллаштыру турында хәбәр иткән идек. Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстан территориясендә хәбәр итүче гражданнарны бүләкләү тәртибен дә раслады.

Моның өчен мәгълүмат бирүче аны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) “Халык контроле” бүлегендә “Сәүдә, җәмәгать туклануы кагыйдәләрен бозу” яисә “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнеше” категориясендә урнаштырырга тиеш.

Әгәр әлеге закон бозу очрагы буенча гаеплегә җинаять эше кузгатылса, акчалата бүләкләү суммасы 3000 сум тәшкил итә. Шундый күләмдәге сумма 100 литрдан күбрәк законсыз эчемлекне әйләнештән алу белән административ хокук бозу факты расланганда бу хакта хәбәр итүчегә бирелә.

Хәбәр итүчегә 2000 сум акчалата бүләк нәтиҗәдә юридик затка карата административ  хокук бозу турында беркетмә тутырылганда, тиңдәш сумма 10нан 100 литрга кадәр (100 литрны да кертеп) законсыз эчемлекне әйләнештән алу белән административ хокук бозу турында беркетмә тутырылганда бирелә. Алкоголь продукциясен ваклап сату буенча лицензиясез алып баруны фаш итүчегә дә 2000 сум акча бирелә, әлбәттә, бу административ хокук бозу турында беркетмә белән дә расланырга тиеш.

Физик затка, вазифаи затка яисә шәхси эшмәкәргә карата  административ хокук бозу турында беркетмә белән расланган закон бозу факты буенча хәбәр китерүчегә 1000 сум тапшырыла. Түләү гражданның банк картасына яисә банк бүлекчәсендә ачылган шәхси исәбенә күчерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International