“Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы филиалында тырыш механизаторлар шактый. Шундыйларның берсе – Владимир Алексеев.
Владимир Владимирович тумышы белән Таковар авылыннан. Әлеге үрнәк гаиләне мин үзем дә күптән беләм. Хатыны Светлана ферма мөдире. Үз вазифасын бик төгәл алып бара. Ике кызлары да зурлар инде. Татьяна белән Вероника югары уку йортларында авыл хуҗалыгы белгечлеге алдылар. Төпчекләре Вадим җиденче сыйныфта белем ала. Буш вакытларында әтисе янында тракторга утырып йөрү аңа бик кызык.
Аңа әлеге һөнәрнең нечкәлекләрен өйрәтергә тырышам, ди Владимир.
Ул урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларына чакырылганчы бер ел көпчәкле тракторда эшләргә өлгерә. Менә 31нче ел инде ул шундый маркадагы “МТЗ82” тракторын иярли. Ел дәвере эштә ул. Шигырьдәге кебек чәчә, үстерә, уңышны җыеп алып төяп җибәрә. Кышын Таковар, Чуаш Киштәге товарлыклысөтчелек фермасында малларга азык тарата. Хәзерге вакытта малларга кышлату чорына терлек азыгы әзерләүдә катнаша.
“БРФ18” төргәкләү машинасында көнгә 40 гектарда печән төргәклим. Бер көнне үзем дә ышанмадым – 46 гектарда эш башкардым, ди Владимир Владимирович.
Күптән түгел Владимир Алексеевка Татарстан Республикасының атказанган механизаторы дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!