Моннан 6 ел элек барлыкка килгән “112” номеры халык арасында популярлашырга өлгерде.
Гадәттән тыш хәлләр булганда шалтырату өчен кабул ителгән түләүсез “112” номеры шунысы белән җайлы – монда тәүлек дәвамында гражданнардан кабул ителгән хәбәр тиз арада Глонасс системасы аша тиешле ведомстволарга җиткерелә. Ә хәбәр алган хезмәтчелек кыска вакыт эчендә ярдәм итәргә алына.
“112” номерының тагын бер уңайлы ягы – аңа кесә телефонында симкарта булмаса да, акчаң бетсә дә шалтыратып була. Өстәвенә “112” номеры “Шәфкатьле телефон” акциясенә программалаштырылган. Ялгыз яшәүче өлкән кешеләр махсус мобиль җайланмалы телефон (республикадагы өлкәннәргә андый 3000 телефон бирелде) төймәсенә басып экстрен хезмәтчелекне чакырта алалар.
Игътибар, “112” номерына экстрен очрак булганда гына шалтырату сорала. Моның өчен оператор җавап биргәнне һичшиксез көтеп торырга кирәк. Паникага бирелмәгез! Оператор элемтәгә кергәч, исемфамилиягезне төгәл әйтеп, гадәттән тыш хәлне ашыкмыйча, факт урынын бутамыйча сөйләгез. Аннан диспетчерның барлык күрсәтмәләрен үтәгез. Ярдәм озак көттермәс.