Вольнистан авылына сөенче! Андагы Ташлык елгасы күпере тиздән өряңа булачак – биредә капиталь ремонт үткәрелә. Авыл халкы моны 34 ел буе көтте.
Ташы ныграк булачак
Ә бит авылның өлкән һәм урта буыны бөтенләй күперсез яшәгән елларны да хәтерли. Янтуган авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдинов әйтүенчә, элеккеге агач күперне 1979 елда су агызып китә. 1982 елга кадәр аның яңасын төзергә беркем дә алынмый. Шуннан Вольнистан авылының уңган егете Әгълислам Нуруллов яшь егетләр бригадасын җыеп яңа күпер ясарга тәкъдим итә. Шул елны Зөя елгасы аша күпернең су агызганнан калган детальләренә яңа материаллар кушып егетләр күпер төзиләр. Ул халыкка хәзерге көнгә кадәр хезмәт итә. Төрле елларда аны ремонтлап, янякларын агартып торганнар. Күпернең бары бер яктан икенче якка су үткәрә торган каналлары гына тыгыла торган була.
Күпер халык өчен бик кирәк. Җәяүлесе дә, автомобильлесе дә шуннан йөри. Авыл фермасына, кибеткә, элемтә бүлекчәсенә, барлык кирәкле җиргә күпер аша узабыз. Карап торган күперебезне белгечләр караптикшереп, тулысынча төзекләндерүләренә чиксез шатбыз, ди авыл җирлеге башлыгы.
Июль уртасына өлгерәчәк
Подрядчы “Волгадорстрой” оешмасының участок начальнигы Айрат Айзатуллин белдерүенчә, әлеге эш планлы рәвештә башкарыла. Моңа республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән. Капиталь ремонтны күбесенчә заманча материаллар кулланып башкаралар. Күпер киртәләрен металлдан, тротуар өлешендәге тотынгычларны цинктан ясаганнар. суүткәргеч системасын көйләгәннәр. Күпергә менеп китү урыны, автомобиль йөрү полосасы да, тротуар да асфальтланган, аларга тиздән гидроизоляция тикшерүе үткәрергә җыеналар. Гомумән, бүгенге көнгә барлык эшнең 70 процентын төгәлләгәннәр. Объектны 10 июльгә таба файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
Тик әлеге оешма участогы эшчеләренең эше моның белән генә бетми әле. Алар Ырыңгы авылындагы һәм БуаКилдураз юлындагы суүткәргеч торбаларны да ремонтларга җыеналар. Моңа шулай ук республика акча бирәчәк.