Буада чыгарылышларның район балы булды

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

хуш, Мәктәп. исәнме, юллар

Шимбә көнне шәһәрнең үзәк паркы бер мәлгә аллы-гөлле төсләргә, шатлыклы йөзләргә күмелде – биредә чыгарылышларның район балы узды.

Аның күрке, билгеле ин-де, күз явын алырлык кызлар, элегант егетләр. Менә алар бу минутлар-ны үзләреннән ким дулкынланмый көткән әти-әниләренең, укыту-чыларының, дусларының көчле алкышлары ас-тында түргә – сәхнә кар-шына уздылар.  Чыгары-лышларны беренче бу-лып муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тәбрикләде:

–  Мәктәп елларыгыз артта калды. Алда – яңа юллар, яңа киңлекләр. Сынатмагыз, әти-әнилә-регезнең йөзләренә кызыллык китермәгез, теләгән югары уку йортларына керегез, югары квалификацияле белгечләр булып җите-шегез, туган якларыгызга эшкә кайтыгыз. Уңышлар, исәнлек, шатлыклы көн-нәр сезгә, –  диде ул. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Хан-биковның теләкләре дә шуңа аваздаш булды.

Аннан район башлыгы уку алдынгыларын 11 ел дәвамында “инә белән кое казып” эшләп алган бүләкләрен – “Укуда ае-рым уңышлары өчен” Россия медальләрен алырга чакырды. Елмаеп, кызыл келәмнән сәхнәгә атлаган егет-кызларны һәркем күреп калырга, якыннары истәлеккә фотога төшерергә ашыкты. Ә медальләр ул көнне 52 чыгарылышка тапшырылды. “5ле”гә генә укучыларның иң күбе шәһәрнең 5 номерлы мәктәбеннән – алар ту-гызау. Медальләргә тагын М. Вахитов исемендәге гимназиядән һәм лицей-интернаттан җидешәр, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән һәм 2 номерлы лицейдан – бишәр, 1 номерлы мәктәптән – дүрт, Адав-Толымбай һәм  Яңа Тинчәледән – өчәр, Аксудан, Иске Суыксудан, Янтуганнан – икешәр, Әлши, Протопопово һәм Ырыңгы мәктәпләреннән берәр чыгарылыш лаек булды.  Сүз уңаеннан, Татарстан медален алучы-лар барлык нәтиҗәләр килеп беткәч билгеле булачак. Әлегә аңа 8 укучы дәгъва кыла. Исегезгә төшерәбез, ул бердәм дәүләт имтиханнарында барлык предметлардан 75 һәм аннан күбрәк балл җыючыга бирелә.

Соңыннан “бәйрәм га-еплеләре” сүз алды. Һәр шәһәр мәктәбе чыгарылышлары үзләре өчен горурланучы әти-әниләренә, 11 ел белем биргән һәм ин-де ничәнче кат үгет-нәсыйхәтләрен җиткереп,  олы тормыш юлына озатучы  укытучыларына, сокланып карап торучы кунакларга биюләрен бүләк иттеләр – вальс әйләнделәр. Аннан теләк-ләрен теләп, аяз күккә шарлар очырдылар. Ма-тур, шатлыклы бәйрәм барлык чыгарылышлар катнашында флешмоб белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International