Халыкны социаль яклау бүлеге хәбәр итүенчә, 1 июльдән Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр Порталында мәктәпкәчә белем бирү программасын реализацияләүче мәгариф оешмаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләвенең бер өлешенә төп һәм өстәмә компенсация билгеләү өчен электрон гариза да биреп булачак.
Моның өчен “Шәхси кабинет” аша usiugi.tatarstan.ru сайтына кереп, “Баланы карау” хезмәт күрсәтүен сайлап, алга таба “Ата-ана түләвенең бер өлешен компенсацияләү” хезмәт күрсәтүенә керергә һәм электрон рәвештә гариза тутырырга кирәк.
Сезнең гаризаны караганнан соң нәтиҗәләре турында шәхси кабинетыгызга хәбәр киләчәк.