Президент бүләге

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

Кайбыч фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Дания Ваһапова Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелгән “Ел табибы - “Ак чәчәкләр” республика конкурсында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус призына – җиңел автомобильгә лаек булды. Райондашыбыз әлеге бәйгенең “Ел медицина хезмәткәре” номинациясендә катнашты.

– Бернинди бүләк бир-мәсәләр дә, шулай ук шатланган булыр идем.  Чөнки үзәк дәваханә җитәкчелегенең шундый мәртәбәле конкурска  тәкъдим итүе, аның барышында Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин белән бәйрәм уңаеннан очрашуыбыз, Казанда, “Пирамида”да җиңүче-ләрне бүләкләү тантанасына чакырылуым белән дә мин җиңүче идем.  Инде кичә тәмамланды дигәндә, алып баручылар Президентның махсус призын алучыны игълан иттеләр.  Алар исем-фамилиямне атагач та бер мәл ышанмый тордым – табиблар арасында адашым бар дип уйладым. Оператор егет “Сезне чакыралар” дигәч, ничек сәхнәгә менеп җиткәнемне дә хәтерләмим, баскычлардан ике генә атладым бугай. Премьер-министр Илдар Халиков кулымны кысып, автомобиль ачкычын тапшырганда, “бу миңамы?” дип тә сорадым әле, – ди әле бүген дә шул хисләрне кичерүче Дания апа. Аның  бу халәте аңлашыла да – ул бит эшен бүләк алыр өчен башкармый. Ә участогындагыларның сәламәтлеге нык булсын, авырып китүчеләргә үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелсен,  тизрәк савыксыннар, балалар үлеме булмасын, профилактика чаралары төгәл башкарылсын, инфекцияле авырулар баш күтәрмәсен дип тырыша. 34 ел ФАП мөдире булып эшләү дәверендә ул моңа иреште.  Медицина өлкәсендә хезмәт юлын Каенлык авылы кызы 1982 елда Буа медицина училищесын тәмамлагач башлаган иде. 

– Эшемне бик яратам. Кешеләргә ярдәм итә алуым миңа әйтеп бетергесез көч, ышаныч өсти. Безнең хезмәттә бит вакыт белән санашмаска кирәк. Шул чакта гына хезмәтнең нәтиҗәсе була, – ди фельдшер.  Бу хакта Татарстанның атказанган медицина хезмәткәре булуы да, районда “Иң яхшы фельдшер” конкурсында җиңүләре дә, Мактау грамоталары да, Кайбыч авыл Советы депутаты, фельдшерларның район советы рәисе урынбасары итеп сайлануы да, пациентларыннан алынган  күпсанлы рәхмәт хатлары да сөйли. Тик бу зур бүләк төп хезмәтендә ирешелгәннәре  өчен генә дә түгел.  Авыл, район тормышында актив катнаша фельдшер. Кирәк икән спортчы була –  кышын чаңгыда йөри, җәен велосипедка утырып җилдерә. 15 ел инде балалар бакчасында Кыш бабай ул. Ничә еллар капка төбендә Чыршы бәйрәмнәре үткәрде. Шулай ук балалар Сабан туен да. Пионерия  көнендә  поход оештырды. Авылдашлары да көтеп кенә торалар – рәхәтләнеп кушылалар. Әнә, өлкәннәрне йоклар алдыннан урамда саф һавада йөрергә өйрәтте. Балаларны ел саен авыл башындагы күлне чистартырга алып бара. Авылдагы картлар турында да онытмый – 80 яшьтән өлкәнрәкләрне өйләренә барып тәбриклиләр. Мохтаҗларны да барлап тора. Мондый мисалларны санап бетерерлек түгел. Ә менә Кайбыч медпунктында 80 ел дәвамында эшләгәннәр турында китап язуы – аерым мактауга лаек. Төрле чыганаклардан алынган мәгълүматлар, элеккеге хезмәткәрләрнең, па-циентларның хатирәләре, шәҗәрәләр бирелгән китап 2002 елда дөнья күргән иде. Алар  кулдан-кулга йөреп укылды, таушалды, тагын басылды – үткәннәр олысы-кечесе өчен кирәк.

– Эшегез дә тынгысыз, җаваплы, барысына да  ничек өлгерәсез? - дип гаҗәпләнеп сорыйм аннан.

– Бөтенесе теләктән һәм иренмәүдән тора, – ди ул кыска гына. Нәкъ менә башкаларны шатладрырга, ярдәм итәргә теләве һәм моның өчен вакытын кызганмавы җитәкчелек тарафыннан бәяләнгән дә. Авылдашлары исә рәхмәтләрен үзләренчә җиткерделәр – 55 яшен тутырган көннәрдә авыл мәдәният йортында бенефисын үткәрделәр. Читтән кайтучылар да күп булды. 4 сәгатькә сузылган бәйрәмдә Дания Сәлимҗановнаны чәчәкләргә күмделәр. Якыннарына, өй эшләренә вакыты каламы, дисезме. Ни гаҗәп, анысына да өлгерә. Ике улы, киленнәре, оныклары өчен  иң яхшы әни, әби ул. Ә менә йөртүче таныклыгы юк әле.

– Бәлки шоферга да укырмын, – ди ул.

Әлфия Шәрәфетдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International