Кичке рейд.

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Балаларның хокукын яклау, социаль ятимлелекне киметү, куркыныч хәлдә калган балаларның тормышын күзәтү максатыннан Буа муниципаль районында 29 нчы июнь көнне чираттагы ведомствоара  кичке рейд оештырылды. Кичке рейд барышында 22 балигъ булмаган бала һәм 10 гаилә тикшерелде. Әти - әниләр арасында балаларны тәрбияләү, гаиләдәге низагларны булдырмаска тырышу, балаларга уңайлы яшәү шартлары булдыру  турында әнгәмә оештырылды. Шулай ук елгаларда, күлләрдә үзеңне  тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша ике эшсез калган әти -әнигә һәм бер яшьүсмергә җәйге каникул вакытына эшкә урнаштыру буенча ярдәм тәкъдим ителде. Ике яшьүсмергә “Йолдызлы десант” палаткалы лагерьга бару мөмкинлеге туды, өч күп балалы гаиләгә “Автотүләү” рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтелде.

Мондый комплекслы чаралар балаларның хокукын яклауга һәм гаиләләргә ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International