Буалыларга хакимият башлыклары ифтар-ашы үткәрде

2016 елның 1 июле, җомга

27 июнь һәр елны үткәрелеп килә торган ифтар-мәҗелесе быелда  Буа Аланда хакимият башлыкларыбелән бергә үтте.Мәҗелестә район башлыгы Айзетуллов Азат Касыйм улы, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов,  Казаннан килгән КИУ белән берлектә Көръән ятлау үзәгенең мөдире Ибраһим хәзрәтСабиров, төбәк казыеИнсаф хәзрәт Җәләлетдинов катнаштылар. Илмир хәзрәт ахшам намазына хәтле мәҗелесне вәгаз әйтү белән дәвам итте.  Беренче сүз район башлыгы Азат Касыйм улына бирелде. Ул: “Буалыларны рамазан ае белән котлайм, тоткан уразаларыгыз кабул булсын. Кырларда уңышлар мул күренә, тагында сезнең шушы изге айда дога кылуыгызны сорыйм”-диде.Аннан соң Ибраһим хәзрәт җәмәгатькә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләвен җиткерде, рамазан ае белән  котлады. Авыз ачкач, халык әзерләнгән мул табын  артында нәсыйхәтләр тыңлап  сыйланып утырды.

28 июнь көнне хатын-кызлар өчен шундый ук ифтар-мәҗелесе үткәрелде. Бу мөхтәсибәте һәм район мәхәлләләрехакимият башлыгы Азат Касыйм улына һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Садретдинова Лилия Назыйм кызына, социаль яклауүзәге мөдире Ләлә Рөстәм кызына һәм аның кул астында эшләүче кызларга олы рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International