Бүген Яңа Мәртле авылында өй туе – биредә яңа мәдәният йорты ачылды. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга дип Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин һәм муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов килделәр. Алар һәм әлеге объектны төзүче “Стройгарант” оешмасы җитәкчесе Илдар Гыймадиев мәртлеләргә изге теләкләрен җиткерделәр.