8 июльдә бу бәйрәм тугызынчы тапкыр билгеләп үтелә. Быел ул җомгага туры килә. Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда бу көнне ике гаилә – Бик-Үтидән Зилә һәм Буадан Данил Абдуллиннар, шулай ук буалылар Гөлнара һәм Илнар Солтановлар никахларын теркәячәкләр. Ә чирек гасыр тату гомер итүче гаиләләрне бүләкләүне, “Ана капиталы”на сертификатлар һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык” медален тапшыруны үз эченә алган бәйрәм тантанасы ЗАГС бүлегендә иртәгә 14 сәгатьтә булачак.