Комбайннар – парадта

2016 елның 8 июле, җомга

Урак алдыннан авыл хуҗалыгы белгечләре  бөртекле-кузаклы  культураларны суктыруда файдаланылучы комбайннарны “эшкә кабул итәләр”. Кимчелекләре булмаганнарга гына стартка басарга  рөхсәт бирелә.

“Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы филиалында яшь белгечләрне төрле уку йортларында, техникумнарда укытып, кире авылга кайтаруга игътибар бирелә. Җәйге каникул вакытларында да алар комбайн штурвалы артында өлкәннәр белән ярыша-ярыша эшлиләр. Комбайннар парадына да ныклап әзерләнгәннәр. Ташкичү машина-тракторлар паркы янындагы мәйданчыкта әзерлекләренә бәя бирүче комиссия әгъзаларын көтә иде алар.

Муниципаль район башлыгы Азат Айзетулловның, филиал директоры Радик Гыйсмәтовның чыгышларын бик игътибар белән тыңладылар .

Булат Даутовның әтисе Нәгыйм җәмгыятьтә инженер булып эшли. Булат югары уку йортында белем ала. Булачак агроном. “Нью Холланд” комбайнына ничек оста итеп идарә итә бит. Махсус мәйданчыкта комбайнын эшләтеп карагач, җирдә бер коелган бөртек тә табылмады.

- Вакытны бушка үткәрмичә, беркүпме акча эшләп алу мөмкинлеге дә бар. Икенчедән, алган тәҗрибәм киләчәктә хезмәтне дөрес оештырырга ярдәм итәр,- ди ул. Булат Шаһиев – ветеринария техникумы студенты. “Мега-класс”та икенче елын эшли. Илгиз Бикбуллов уракта өченче елын катнаша . Ул “ФЭНД” тракторында эшләп уңай күрсәткечләргә ирешә.

Рәмис Вәлиев “Дон-1500 Б” комбайнында дүртенче елын каршылый. Техниканы бик төгәл белә ул. Иске булса да, өр-яңа кебек йөртә ул аны.

-Бөртек коелмасын өчен герметикалаштыруга игътибар бирдем,- ди Рәмис. Динар Сабиров белән Рафаэль Вәлиев идарә иткән корабларда да комиссия зур кимчелекләр тапмады.

Тикшерү барышында механизаторларга көч һәм дәрт биреп торучы Татарстан Республикасының атказанган агрономы Рәис Низамов та әзерлектән канәгать.

-Табылган вак-төяк кимчелекләр хәл ителер. Басуларыбызда мул уңыш өлгереп килә. Өч авылдагы ындыр табагы яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерләнә. Басуда эшләүчеләргә карата дирекция тарафыннан өстәмә түләү, матди кызыксындыру чаралары эшләнде. Калганы үзебездән тора,- диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International