Наркоманияне кисәтү.

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Буа  муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәткәрләре наркоманияне кисәтү максатыннан “Яшьүсмер” клубы әгъзалары  өчен чара уздырдылар.

Чараның төп максаты булып, сәламәтлеккә җаваплы карашны булдыру, наркотикларга каршы торучанлыкны арттыру, психо – актив матдәләрнең сәламәтлеккә начар тәэсир итүен балаларга җиткерү иде. Чара барышында балалар үзләре өчен күп кенә файдалы һәм кызыклы мәгълүмат  тупладылар, нәтиҗә ясадылар: бәхетле киләчәккә нигезне салырга,   макстларыңа ирешергә  бары тик сәламәт тормыш алып барып һәм үз тырышлыгың белән генә ирешергә мөмкинлекне   аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International