Буада ике күпкатлы йорт төзелә башлады. Кемнәр өчен?

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов әйтүенчә, шәһәрнең “Дельфин” йөзү бассейны каршында төзелә башлаган әлеге ике йортның берсен районның “Строитель+” оешмасы төзи. Андагы 36 квартираны теләгән кеше сатып ала алачак. Икенчесе Дәүләт торак фонды заказы буенча төзелә. Аны подрядчы оешма “Төзелеш технологияләре” эшчеләре көч куя. Биредәге 22 квартира тузган торактан күченүчеләр һәм социаль ипотека прорамасы буенча чиратта торучыларга биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International