Кичә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов Буа районының “Ак Барс Буа” агрофирмасында булды

2016 елның 22 июле, җомга

Кичә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов Буа районының “Ак Барс Буа” агрофирмасының 4 нче номерлы филиалы кырларында булды. Министр кырлардагы эшләр белән танышкач, “Көзге уҗымнарны чәчүне оештыру һәм туфрак эшкәртү һәм орлыкларны чәчәү” темасына яңа технологияләр кертүгә кагылышлы зона семинар-киңәшмәсе уздырды. 

Семинарда Буа районы башлыгы Азат Айзетуллов, Идел аръягындагы урнашкан районнарның азык-төлек идарәсе һәм агрофирмалар җитәкчеләре, баш агрономнар һәм галимнәр катнашты. Министр туфрактагы дым запасын туплауны өйрәнүгә басым ясады. Уңышның мул булуында дымның роле бик зур булуын, дымны каплату һәм туплау өчен агротехникалардан дөрес һәм вакытында файдалана белергә кирәклеген билгеләп узды.



Семинар үткәрелгән “Ак Барс Буа” агрофирмасының 4 номерлы филиалында урнашкан орлыкчылык участогында 9 төрдәге бөртекле культуралар 257 тәҗрибә участогында чәчелгән. Әлеге оешма 1937 елдан бирле гамәлдә. Бүген биредә үзебезнең орлыклар белән беррәттән, чит ил сортлары да чәчелгән. Әмма үзебезнең орлыклар салкынга да, авыруларга нык торучан, игътибарны шуларга юнәлтергә кирәк, диелде.

Семинар вакытында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнар орлыкларны вакытында агулап, корткычларга каршы көрәшне яңа технологияләр ярдәмендә алып баруны да алгы планга куйдылар. Туфрактагы авырулар белән ничек көрәшергә икәнлеген дә өйрәнделәр.

Бүген район басуларыннан барлыгы 5191 га көзге культуралар урдырылган, 4935 га мәйданда суктырылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 21 июльгә бодайның 26 проценты, арышның 44 проценты җыеп алынган. Ындыр табакларына 19 451 т ашлык кайтартылган. Аерым алганда, “Коммуна”да игеннәрнең барлык мәйданнарда 20 проценты, “Авангард” һәм “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 нче номерлы филиалында 17 проценты суктырып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International