Ырыңгыда “Сувар” газетасы кубогына мини футбол ярышлары узды

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Федераль программа буенча төзелгән футбол кырында шимбә көнне Ырыңгының ике, Әлши, Боерган, Чуаш Киштәге командалары төп приз өчен көрәште. Беренчелек кыр хуҗаларында – Ырыңгының 1 номерлы командасы уенчыларында, икенче урында Әлши, өченчедә Чуаш Киштәге футболчылары. “Сувар”ның баш редакторы Константин Малышев әйтүенчә, алга таба газета кубогына турнирлар  үткәрү традициягә керәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International