Буадагы туристлык операторларыннан алынган мәгълүматка караганда, быел район халкы ял итү урыны итеп күбрәк Россия территориясен сайлый. Юлламаларның 80 проценты алар өлешенә туры килә.
Буалылар күбрәк Краснодар краенда, Кырымда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Карелиядә ял итәләр, Алтын Божра буенча сәяхәткә чыгалар.
Мисырда һәм Төркиядә сәяси һәм икътисади катлаулы хәл торуга карамастан, анда ял итәргә теләүчеләр саны кимемәгән, шул ук вакытта артмаган да.
Ял урыннарына барырга поездларга билетлар сатып алуы авырлашкан, автобусларга – бар, ә самолетлар – кыйммәт. Алдан билет броньләштерүчеләр генә тыныч тора ала.
Шушы көннәрдә генә Төркиядә самолетлар яңадан оча башлады.