БАКЧАДА – “АВЫЛ”

2016 елның 27 июле, чәршәмбе

“Батыр” балалар бакчасы тәрбиячеләре балаларның әти-әниләре, хәтта әби-бабайлары белән бергәләп бакча территориясен авыл ишегалдына әверелдерделәр.  Ул искиткеч матур килеп чыкты.

Чирәмлеккә авыл әби-бабайлары, йорт хайваннары, кошлар сыннарын бастырганнар. Ишегалдының икенче яртысында ташлар белән бизәлгән, аккошлары да булган  декоратив буа урын алган. Территориядә тагын төрле йорт кирәк-яраклары, тегермән, кое, арба тәгәрмәче, бизәлгән велосипед та бар. Кем нинди материал тапкан, шуны алып килгән. Мәсәлән, татар теле укытучысы Гөлнур Хәсәнҗанова автомобиль шиннарыннан аккошларны үз куллары белән ясаган. Интерьерга бакча тирәсенә утыртылган чәчәкләр, шомырт та ямь өсти.

– Барысы да  район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиковның “Балалар бакчаларын “Туган ягым” тематикасы буенча бизәү” конкурсы игълан итүеннән башланды. Безнең торган саен күбрәк ясыйсы килде, – ди мөдир Алена Горелова. Биредә балалар өчен яшелчәләр һәм җиләкләр утыртылган кечкенә мәйданчык та бар. Барысы да сабыйларга кечкенә орлыктан, мәсәлән, зур кабаклар ничек үсүен күрсәтер өчен эшләнгән.

– Балаларыбыз үзләре дә бу матурлыкны саклауга үз өлешләрен кертәләр – кулларына кечкенә лейкалар алып, чәчәкләргә су сибәләр,  – ди мөдир.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International