БУА ҖИРЕ УҢДЫРЫШЛЫ

2016 елның 5 августы, җомга

Чәршәмбе көнне Буага эшлекле визит белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы филиалының Толымбай бүлекчәсе кырларында урак барышы белән танышты. Ул көнне биредә комбайннар язгы бодай суктыралар иде. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов райондагы урып-җыю эшләренең кызу темпта баруын сөйләде.

-Бүгенге көнгә барлык чәчелгән майданнарның 26 мең гектардан күбрәге урдырылды һәм суктырылды, 90 мең тоннадан күбрәк бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынды. Уртача уңыш һәр гектардан  35,2 центнерга тиң (мәгълүматлар 3 августка алынды). Көзге бодай, арыш, тритикале, арпа, борчак уңды. Язгы бодай суктыра башладык. Чыгышы әйбәт, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов күргәзмәгә куелган элиталы орлыклар белән дә танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International