Буа “Чүпрә”се

2016 елның 11 ноябре, җомга

Күптән түгел Буада тагын бер Тапкырлар, шаяннар клубы оешты. Ә исемен “Чүпрә” дип куйдылар.

Исем ничек туды?

“Чүпрә”леләр районның элеккеге квнчылары яулаган исемне кайтарырга дип, җиң сызганып эшкә тотынганнар. Мәдәни үсеш  үзәгенең директор урынбасары Ләйсән Бурнашева әйтүенчә,  барысы да Казанга, КВНның татар лигасына чакырудан башланган.

- Татар лигасы,  дию баштан куркытты. Чын КВНчылар  –  Лиганың Президенты Рамил Агедиев, вице-президентлары Алмаз Нурлыев, Руслан Харисов, Ильяс Хәсәновлар мастер-класслар үткәрәчәген белгәч, тәвәккәлләдек. Ветеринария техникумы студенты, “Чүпрә”не оештыручы Самат Фәтхетдинов командага үзе кебек тапкыр да, юмор остасы да булган  Руслан Нигъмәтҗановны, Айдар Атахановны, Анастасия Баскакованы алып килде, коллегасы Оксана Потапова белән  Ял үзәге директоры Илнар Талипов үзебезнекеләр, шулай ук тел осталары. Җидәү  исемне озак уйладык. “Буа байлары”, “Буа шәкертләре” кебекләре  инде булган КВН тарихында. Аның атаклы чүпрәсе бар иде бит! Чүпрә (!) кызык яңгырый да!  Команданың исеме, чыннан да, ошады жюрига. “Волга” яшьләр үзәгендә биш көн дәвамында безне чын КВНны ничек “ясарга” өйрәттеләр. Сце-нарийның кайсы урыннарын “кисеп” калдырып, осталар белән бергә кызык тудырдык. Безнең кебек яңалар “ручеек” дигән чыгышта катнаштылар. Визит карточкабыз шул иде. Тырыштык, тамашачыны көлдерә алдык, дип уйлыйм. 5-9 декабрьдә Казанда узачак КВНның татар лигасының чирек финалына чакыру килде. Менә хәзер шунда җыенабыз,- ди Ләйсән Бурнашева аннан кайткан тәэсирләре белән уртаклашып.

Татар лигасын оештыручы Фәридә Таштабанова  буалыларның озак еллардан соң кабат КВНга кайтуларына сөенүен, Казахстан, Мәскәү,  Башкортостаннан килгән  татар егет-кызлары арасында күбрәк үзебезнекеләрне күрәсе килүен белдереп,  безнең Буа командасына зур өметләр баглаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International